news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Бохара хакиме белән Үзбәкстанга вертолетлар сату хакында сөйләшәчәк

Үзбәкстан Республикасы вәкиле киләсе атнада Казанга эш сәфәре белән киләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Бохара хакиме белән Үзбәкстанга вертолетлар сату хакында сөйләшәчәк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бохара өлкәсе хакиме Уктам Барноев (ул киләсе атна башында Татарстанга эш сәфәре белән килә) белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Очрашуда ике арадагы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре хакында фикер алышырга ниятлиләр. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләренә килгәндә, аларның исемлеге шактый киң. Биредә Татарстанда җитештерелгән продукция — «КАМАЗ» автомобильләре, аңа запас частьләр, транспорт, махсус билгеләнештәге, йөк ташый торган һәм пассажир вертолетлары, нефть химиясе сәнәгате продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы, нефть-газ җиһазларын Үзбәкстанга сатуны тагын да киңәйтү хакында сүз бара», — диде Галимова.

Очрашуда шулай ук Татарстан предприятиеләренең нефть-газ өлкәсендә Үзбәкстанда гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларда һәм әлеге илдәге автомобиль заводларына комплектлау җиһазларын китерүдә катнашуы хакында фикер алышачаклар. Мәдәният, мәгариф, фән, спорт һәм туризм өлкәләре дә дискуссия өчен традицион темалар булачак.

Узган елда Татарстан һәм Үзбәкстан арасындагы товар әйләнеше 195 миллион долларга арткан, дип искәртте Лилия Галимова.

Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Татарстанны Россия төбәкләре арасында иң яхшы сәүдә партнерларыннан берсе дип атаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100