news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Норвегия делегациясе профсоюз оешмасы эшчәнлеге белән танышу өчен Әлмәткә килде

Делегация вәкилләре «Нефтяник» хоккейчыларны әзерләү үзәге һәм «Мирас» спорт комплексында да булды.

(Әлмәт, 20 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Норвегия нефтьчеләренең профсоюз вәкилләреннән торган делегация тәүге тапкыр Әлмәттә булды. Сәфәрнең максаты «Татнефть» компаниясенең профсоюз оешмасы эшчәнлеге, хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы белән танышу иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Норвегиянең нефть предприятеләре хезмәткәрләре «Татнефть — кадрлар әзерләү үзәге» ндә һәм «Таграс-РемСервис» җәмгыятенең хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы буенча профилактик белем бирү мәйданчыгында кунак булдылар.

Моннан тыш, делегация вәкилләре «Нефтяник» хоккейчыларны әзерләү үзәге һәм «Мирас» спорт комплексында да булды. Industry Enerdgy профсоюзының вице-президенты Терье Вальскор әлеге социаль объектларны җиһазландыру буенча аларның уникаль булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100