news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казанда МВ-500 очкычларын җитештерүгә бәйле вазгыятьне җайга салырга кушты

Обнинскиның «Технология» предприятиесе суд аркылы подрядчыдан 140 миллион сум күләмендә аванс һәм һава судноларына арест салуны таләп итә.

Миңнеханов Казанда МВ-500 очкычларын җитештерүгә бәйле вазгыятьне җайга салырга кушты
архив/Владимир Васильев

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына Казанда МВ-500 авыл хуҗалыгы самолетларын җитештерүгә бәйле вазгыятьне җайга салырга кушты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы алдыннан күргәзмә белән танышу кысаларында анда бер самолет тәкъдим ителгән, презентациядә компаниянең вәкиле дә бар иде. Рөстәм Миңнеханов Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына бу процесста катнашырга һәм әлеге вәзгыятьне җайга салу өчен тиешле ярдәм күрсәтергә кушты», - диде ул.

Ростехның бүлендек структурасы Казанның «МВЕН» фирмасы тарафыннан җитештерелгән МВ-500 (Т-500) авыл хуҗалыгы самолетларының сыйфаты, шулай ук аларны сату срокларының өзелүе белән канәгать түгел. Обнинскиның «Технология» предприятиесе суд аркылы подрядчыдан 140 миллион сум күләмендә аванс һәм һава судноларына арест салуны таләп итә.

Самолетларның тиешле сертификатка туры килмәве заказ бирүче өчен килешүдән баш тартуга сәбәп булган. «МВЕН» фирмасында әлеге сәбәпләрне уйдырма дип атыйлар, шулай ук Ростехның беренче очкычны кабул итүен һәм тиешле акчаны түләве хакында искәртәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100