news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләрен кабул итәргә әзерләнә

Алар Кукмара районындагы авыл эшмәкәрләренең хуҗалыклары, авыл яшәеше, социаль объектлары белән танышты.

Кукмара Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләрен кабул итәргә әзерләнә
tatar-congress.org

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Кукмара 20 мартта узачак Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләрен кабул итәргә әзерләнә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумына әзерлек кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев Кукмара районының Ядегәр, Сәрдек, Вахит авылларында булып кайтты.

Алар Кукмара районындагы авыл эшмәкәрләренең хуҗалыклары, авыл яшәеше, социаль объектлары белән танышты. Шулай ук Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумына килүчеләрне биредә кабул итү программасы әзерләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100