ТРда РФ субъектларында инвестицион климат торышы илкүләм рейтингының методологиясен эшлиләр

Казанда Стратегик инициативалар агентлыгы киңәшмәсе узды

 (Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Казанда “Яңа проектларны гамәлгә кую буенча стратегик инициативалар агентлыгы” коммерцияле булмаган автоном оешма киңәшмәсендә катнашучылар илкүләм эшмәкәрлек инициативасы проектларын һәм юл карталары мониторингын хуплау алымнары буенча фикер алыштылар.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, энергетика компанияләре вәкилләре, шулай ук Илкүләм эшмәкәрлек инициативасы юл карталарын эшләүче экспертлар катнашты.

ТР Президенты киңәшмәдәгеләрне сәламләп, чыгышында Татарстан Стратегик инициативалар агентлыгы гамәлгә ашыра торган барлык проектларда да актив катнаша, дип ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов үзе оешма идарәсе органына керә. “Бигрәк тә Татарстан һәм башка төбәкләр тәҗрибәсен исәпкә алып, эшләнгән юл карталары, эшләнмәләре уңай нәтиҗә бирә”, - дип билгеләп үтте ул. Р.Миңнеханов фикеренчә, бүген кече һәм урта бизнесны үстерүдә, шул исәптән гадәти инновацион үзәкләр булдырып, муниципалитетларның потенциалын актив куллану зарур.

Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, үз чиратында, эшмәкәрлек инициативаларын гамәлгә ашырганда Татарстанның активлыгын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, республика Россия төбәкләре арасында Стратегик инициативалар агентлыгына тәкъдим ителгән проектлар саны буенча лидер булып тора.

Докладчы, Илкүләм эшмәкәрлек инициативасы кысаларында эш турында, илдә инвестицион климатны яхшыртырга ярдәм итәргә тиешле 11 юл картасы кабул ителгән һәм эшли, 2се килештерү юлында, дип белдерде.

“Моны уникаль мисал дип әйтеп була: анда ил буенча 14 мең эшмәкәр катнашты, 1 меңнән артык эксперт үз куллары белән бу проект өстендә эшләде”, - диде А.Никитин һәм Татарстан бу өлкәдә сынау төбәге булачагына ышаныч белдерде. Агымдагы елның мартында РФ нең 25-30 субъектында проектны гамәлгә кую планлаштырыла.