Рөстәм Миңнеханов “Идея” технопаркын 10 еллыгы белән котлады

Тантаналы чара технопарк мәйданчыгында узды

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы” ЯАҖ җитәкчелеген һәм коллективын 10 еллык юбилейлары белән котлады. Тантаналы чара технопарк мәйданчыгында узды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Тантаналы чарада Россия Венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен, бизнес-инновацион үзәкләрнең Европа челтәренең квалификацияле комитетына техник ярдәм департаменты директоры Джордано Дихтер, “Идея” технопаркы Директорлар советы рәисе Равил Моратов һ.б. катнашты.

“Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында, 2000 еллар башында Татарстан вәкилләренең инновацион мәйданчыклар булдыру тәҗрибәсен өйрәнүләрен, шундый технопаркларның республикада булачагына ышанып та бетмәүләрен искә төшерде. “Әгәр ул вакытта безгә ул әкият булып тоелса, бүген бу әкият чынга ашты”, - диде ул һәм “Идея” технопаркының беренче җитәкчесе Денис Моратовка аеруча рәхмәт белдерде.

Бүген Татарстан – инновацион инфраструктура булдыруда иң алга киткән төбәкләрнең берсе, диде Р.Миңнеханов. Ул шулай ук, “Идея” технопаркы Россиядә беренче булып Европа бергәлегенең аккредитацияләнгән бизнес-инновацион үзәге булды һәм халыкара челтәргә керде.

Рөстәм Миңнеханов “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшкога, Идея” технопаркының икътисад һәм финанслар директоры, “Химрад” ААҖ Директорлар советы рәисе Альберт Кәримовка, “Россия тимер юллары” ААҖ президенты киңәшчесе Денис Моратовка һ.б. затларга дәүләт бүләкләре тапшырды.