Март башында "РЖД" ААҖ чит ил инвесторларына Мәскәү - Казан югары тизлекле магистраль проектын тәкъдим итә

Проект белән халыкара консорциумнар кызыксына башлады, дип белдерде аның вице-президенты Александр Мишарин

  (Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Агымдагы елның март башында “Российские железные дороги” ААҖ чит ил инвесторларына Мәскәү - Казан югары тизлекле магистраль проектын тәкъдим итә. Бу хакта бүген "ИТАР-ТАСС"тагы “Россиядә югары тизлекле хәрәкәт – ил икътисадын үстерү өчен стимул” темасына багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Россия тимер юлларының беренче вице-президенты Александр Мишарин матбугат вәкилләре белән очрашуда белдергәнчә, 4-5 мартка,  югары тизлекле магистраль (ЮТМ) төзелеше проекты буенча фикер алышу өчен, инвесторлар белән очрашу билгеләнгән. Проект белән халыкара консорциумнар кызыксына башлаган, алар арасында – инфраструктура компанияләре, югары тизлекле магистраль операторлары, Италия, Испания, Франция, Гемания, Кытай күчмә состав җитештерүчеләре.

Германия "ЮТМ не үстерү буенча алман инициативасы” исеме астында консорциум формалаштырган. Аларның составында югары тизлекле поездлар җитештерүче "Siemens", "Deutsche Bahn", "Deutsche Bank" һәм башка эре компанияләр бар. Франция консорциумы составында – Alstom машина төзелеше концерны һәм Bouygues construction инфраструктура компаниясе. Шулай ук гарәп инвесторлары ягыннан да кызыксыну булыр, дип көтелә.

Потенциаль инвесторлар белән проект буенча фикер алышу, хөкүмәткә, акча бүлеп бирү өчен, аргумент булачак, дип белдерде А.Мишарин, дип хәбәр итә "ИТАР-ТАСС".