Дәүләт сатып алулары системасы яңа шартларда нәтиҗәле эшләргә тиеш – ТР Президенты

Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет вәкилләре сатып алуларның контракт формасына күчүе турында сөйләште

 (Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет вәкилләре сатып алуларның контракт формасына күчүе турында сөйләште. Утырышны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында үтте.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2014 нче елның 1 нче гыйнварыннан, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен, товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында федераль закон үз көченә керде (№44 - ФЗ). Бу документ 2006 нчы елдан гамәлдә булган 94 нче федераль законны алыштырды.

“Безгә яңа шартларда эшне оештырырга кирәк”, - дип билгеләде ТР Президенты. Республикада дәүләт һәм муниципаль дәрәҗәдә барлыгы 7 меңнән артык заказчы бар. Ул 2013 нче елда дәүләт сатып алуларының күләме 85 млрд.сумнан артып китүен искәртте.

“Төп бурыч – дәүләт һәм муниципаль сатып алулары системасының эшен яңа шартларда дәвам итү, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Система нәтиҗәле һәм ачык булып калсын өчен, механизмның оптималь булуы мөһим”.

Шөгыльләнергә кирәкле тагын бер блок – яңа шартларда эшләргә кадрлар әзерләү, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, белгечләрне әзерләү һәм яңадан укыту системасын, сервис хезмәтен оештырырга кирәк.

Икътисади совет утырышы кысаларында Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Валерий Кандилов чыгыш ясады. Ул 2014 нче елның гыйнварында ТРның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Аның сүзләренчә, гыйнварда республиканың икъисади үсеш тенденциясе 2013 нче елның икътисади процессына охшаш булган. Ул 2014 нче елның гыйнварында торак төзелеше һәм аны сафка бастыру тармагында темпларның кимүен (2013 нче ел гыйнвары белән чагыштырганда), авыл хуҗалыгы продукциясе производствосы, ваклап сату күләмнәренең артуын, нефть, мазут, синтетик каучук, полипропилен производствосы күләменең артуын билгеләде.

Валерий Кандилов хәбәр иткәнчә, 2014 нче елның гыйнварында, 2013 нче елның гыйнвары белән чагыштырганда, яңа барлыкка килгән кече предприятиеләрнең саны 23 процентка арткан.