Арча районындагы күпчелек хуҗалыклар инде икенче тапкыр бөлгенлеккә төшү процедурасына кергән

Райондагы мөгезле эре терлекләрнең 72 проценты агрофирмаларга туры килә

 (Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Бүген Арча районындагы барлык мөгезле эре терлекләрнең 72 проценты — агрофирмаларга, 3 проценты — фермер хуҗалыкларына, 25 проценты шәхси ярдәмче хуҗалыкларга туры килә. Һәрбер хуҗалык итү ысулының үзенең өстенлекләре һәм кимчелекләре, һәрберсенең яшәү һәм үсеш мөмкинлекләре бар.

Соңгы 5 елның 4ендә — 2009, 2010, 2012, 2013 елларда — авыл хуҗалыгы тармагы табигать казасы — корылык шартларында эшләргә мәҗбүр булган. Бу исә, икътисади кыенлыклар белән кушылып, хуҗалыкларның ныклык запасын шактый какшаткан. Нәтиҗәдә, күпчелек хуҗалыклар инде икенче тапкыр бөлгенлеккә төшү процедурасына кергән. Аеруча элекке “Вамин” җәмгыяте оешмаларында булган хуҗасызлык һәм таркаулык тискәре нәтиҗәләргә китергән.

Шулай да, баш саннары бераз кимүгә карамастан, район элеккечә үк республикада иң күп терлек асраучы төбәк булып кала. Алдынгы хуҗалыклар, күрше районнар тәҗрибәсе шуны күрсәтә: терлекчелек сакланган җирдә эш урыннары, хуҗалык та саклана, димәк, авыл да яши. Чөнки бу тармак - авыл хуҗалыгында төп җитештерү чыганагы, хуҗалыкларның финанс тотрыклылыгы, ә авылның яшәү рәвеше нигезе.

Узган елгы хисап утырышында “Арча” һәм “Мәрҗани” хуҗалыклары баш санын киметкән өчен тәнкыйтьләнгән. Шуңа да карамастан, хуҗалык җитәкчеләре дөрес нәтиҗә ясамаган: икесенә 2013 елда 1982 баш терлек саны кимегән. Шул ук хуҗалыкларда ит–сөт җитештерү күрсәткечләре дә сизелерлек ким, дип җиткерә “Арча хәбәрләре” газетасы.