Арча районы бюджеты 24 процентка арттырып үтәлгән

Җирлектә җыелган керемнәр барлык керемнәрнең 31 процентын тәшкил иткән

 (Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Былтыр Арча районы бюджеты керемнәре план буенча 938 млн. 840 мең сум кабул ителеп, 948 млн. 433 мең сумга үтәлгән. Бу узган елгы күрсәткечтән 24 процентка артык, шул исәптән җирлектә җыелган керемнәр барлык керемнәрнең 31 процентын тәшкил иткән. Монда “АСПК”, “Тайд–фойл”, “Татавтодор” филиалы, Арча РЭСы, “Трансгаз–Казан” филиалы, ЗУЭС коллективларының өлеше зур.

“Союз-агро”, “Вамин–Арча” хуҗалыклары җитәкчеләре тиешлесен дә түләмәү өчен төрле сәбәпләр эзли, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы.