Хөкүмәттә шикәр һәм май бәяләре тотрыклылануы турында сөйләделәр

Апрельгә кадәр гамәлдә булган килешүләр күпләп һәм ваклап сатуның иң чик бәяләрен беркетә.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә көнбагыш маена һәм шикәргә бәяләрне тотрыкландыру турындагы килешүләрдә катнашучылар килешүләрне үтиләр.

РИА Новости хәбәр итүенчә, Хөкүмәт декабрь аенда Россиядә азык-төлеккә бәяләр артуга бәйле чаралар комплексын игълан итте. Алар арасында Россиядә җитештерелгән шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрне тотрыклыландыру турында килешүләр төзү бар. Апрельгә кадәр гамәлдә булган килешүләр күпләп һәм ваклап сатуның иң чик бәяләрен беркетә: шикәргә - бер килограммы өчен күпләп сатуда 36 сум, ваклап сатуда 46 сум, көнбагыш маена - 95 сум һәм 110 сум.

«Бүгенге көндә мондый килешүләрдә 7 меңнән артык катнашучы, кул куючылар бар. Без даими рәвештә зур сәүдә челтәрләрендә ниләр булганын күзәтәбез. Бүгенге көндә әлеге килешүләрдә катнашучыларның барысы да килешүләрне үти дип әйтә алам», - диде Хөкүмәттә агросәнәгать комплексына кураторлык итүче РФ вице-премьеры Виктория Абрамченко.