news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия инвесторы Вахитов калкулыгы янындагы сәүдә үзәгенә 100 млн доллар кертәчәк

Проект шахмат мәктәбен саклап калуны күздә тота.

 Төркия инвесторы Вахитов калкулыгы янындагы сәүдә үзәгенә 100 млн доллар кертәчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Төркиянең «Полимекс» компаниясе Вахитов калкулыгы янында урнашкан Espace күп функцияле комплексын төзүгә 100 млн доллардан артык акча кертергә планлаштыра. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш Агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында билгеле булды.

«Гомуми мәйданы — 74 мең 250 квадрат метр. Шахмат мәктәбе бинасын саклап калу күздә тотыла», - диелә компания презентациясендә.

Казанда компания элеккеге Шамов хастаханәсе бинасын реконструкцияләде, Kazan Palace by Tasigo биш йолдызлы кунакханәсен ачты. Моннан тыш, Төркия инвесторлары Казанда Бутлеров һәм Некрасов урамнары арасындагы территориядә калкулык үсеше проектын эшләгәннәр. Монда сәүдә үзәген, офис бүлмәләрен, торак апартаментларын һәм җәмәгать киңлекләрен үз эченә алган Espace күп функцияле комплекс төзү тәкъдим ителә. Инвесторлар Мулланур Вахитов һәйкәлен дә, калкулыкны да сакларга, ә калкулыктагы скверда шәһәр халкы өчен яңартылган ял зонасы булдырырга планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100