Татар токымлы атлар рәсми рәвештә теркәлде

Татар токымлы атлар спорт һәм кымыз җитештерү максатларында үрчетелә.
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Марат Мөбәрәкшин). Татар токымлы атлар аерым токым буларак рәсми рәвештә теркәлде. Бу хакта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.“Татар токымлы атлар үрчетү буенча тармакны без 2005 елда башлап җибәргән идек. 2018 елның 4 декабрендә безгә эшчәнлекнең бу төрен алып баруга рәсми рәвештә рөхсәт бирелде”, - диде ул.Министр урынбасары әйтүенчә, теркәлү турында документның төп нөсхәсе 25 декабрьдә тапшырылачак.“Татар токымлы атлар спорт юнәлешендә һәм кымыз җитештерү максатыннан үрчетелә”, - диде Нәҗип Хаҗипов. Ул атларның бу төре бик чыдам булуын, кышын азыкны кардан үзләре казып табуын, көнгә 100-120 км ара уза алуын сөйләде.Бүгенге көндә татар токымлы атларны Лениногорск, Әлки, Теләче, Саба районнарында үрчетәләр. "Татарстанда барлыгы 300 баш тирәсе татар токымлы ат бар", - диде Хаҗипов.