Евро курсы бу айда беренче тапкыр 77 сумнан арткан

Евро курсы 77,14 сум тәшкил итә.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Евро курсы 77,14 сум тәшкил итә. Бу хакта Мәскәү биржасы мәгълүматлары дәлилли.

Евро беренче тапкыр 14 ноябрьдә 77 сумнан кыйммәтләнде, ул 60 тиенгә арткан.

Доллар үз чиратында 29 тиенгә арткан һәм 67,7 сум тәшкил итә.