“Туполев” ААҖ белән “Горбунов исемендәге Казан авиаҗитештерү берләшмәсе” ААҖ нә Николай Савицких генераль директор итеп билгеләнде

Директорлар советы Алесандр Бобрышевка стратегик авиация самолетларын модернизацияләү программасын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде

 (Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). “Туполев” ААҖ белән “Горбунов исемендәге Казан авиаҗитештерү берләшмәсе” ААҖ нә “ОАК” ААҖ Махсус авиация программасы дирекциясе директоры Николай Савицких генераль директор итеп билгеләнде.
“Туполев” ААҖ белән “Горбунов исемендәге Казан авиаҗитештерү берләшмәсе” ААҖ нең генераль директоры Александр Бобрышевның башка эшкә күчүе сәбәпле, Директорлар советы аны вакытыннан алда вазыйфасыннан азат итәргә риза булды һәм “Туполев” ААҖ белән “Горбунов исемендәге Казан авиаҗитештерү берләшмәсе” ААҖ нә “ОАК” ААҖ Махсус авиация программасы дирекциясе директоры Николай Савицких генераль директор итеп билгеләүне раслады”, - диелгән Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе сайтында дөнья күргән хәбәрдә.
Директорлар советы Алесандр Бобрышевка стратегик авиация самолетларын модернизацияләү программасын гамәлгә ашырган һәм “Туполев” ААҖ белән “Горбунов исемендәге Казан авиаҗитештерү берләшмәсе” ААҖ берләштерү буенча оештыру чаралары комплексын уңышлы үткәргән өчен рәхмәт белдерде.