Татарстан белән Канада арасы якыная

Сүз төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгыту турында бара
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Икътисади-сәүдә мөнәсәбәтләре, фәнни тикшеренүләр, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләре – Татарстан белән Канада арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре әнә шулар. Ике арадагы хезмәттәшлек мәсьәләләре Канаданың Торонто шәһәрендә узган Дөнья шәһәрләре форумы кысаларында күтәрелгән. Әлеге чарада 1 миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрләр бүгенге катлаулы икътисади вәзгыятьтән аз югалтулар белән чыгу юлын эзләгән. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дөнья шәһәрләре форумы эшендә ТР икътисад министры Марат Сафиуллин да катнашты. Ул пленар сессиядә Татарстанның энергетика тармагында үсеш стратегиясен тәкъдим иткән. «Татарстан Республикасы – нәтиҗәле үсеш моделе» дигән темага узган «түгәрәк өстәл» утырышында потенциаль инвесторларга Татарстанның гомуми презентациясе тәкъдим ителеп, республиканың югары инвестиция потенциалына басым ясалган. Утырышта катнашучыларда аеруча Татарстандагы кластер сәясәте, «Алабуга» МИЗ зур кызыксыну уяткан. Бу очрашу нәтиҗәсе буларак, яңа элемтәләргә нигез салынган. Мәсәлән, киләсе елда Татарстан педиатрларының Торонтода стажировка узуын оештыру мәсьәләсе хәл ителгән. Бу хакта Марат Сафиуллинның шәһәрнең балалар хастаханәсе җитәкчесе белән очрашуында килешенгән.