Сергей Когогин: “КАМАЗ”га дәүләт ярдәменнән башка җиңел булмаячак”

“КАМАЗ” ААҖ генераль директоры В.Путинга коммерция автотранспорты җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
(Чаллы, 19 декабрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин Россия Премьер-министры Владимир Путинга кризисны кыенлыклар белән уздыручы предприятиегә ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

“КАМАЗ”да вәзгыятьнең начараю көнен төгәл атый алам, - диде Сергей Когогин заводта Владимир Путин үткәргән киңәшмә барышында. – Бу – 2008 елның 19 сентябре. Бу көнне көнлек табыш 500 миллион сумнан 150 миллионга кадәр төште. “КАМАЗ” сентябрьдә 135 миллион евролык кредит алганга гына тарихка керми калды”.

С.Когогин фикеренчә, хәзерге хәлдә иң мөһиме “ автотранспортка ихтыяҗны стимуллаштыру. Коммерция транспорты җитештерүчеләрг,ә аерым алганда, “КАМАЗ”га инфраструктура проектлары кирәк. “Әйтик, “Транснефть” бездән нефть үткәргече төзүгә 800 йөк машинасы сатып алды. Зинһар, юллар, башка инфраструктура төзелешенә ярдәм күрсәтегез – бу безнең автомобиль сәнәгате өчен кирәк әйбер”, - дип мөрәҗәгать итте В.Путинга “КАМАЗ” генераль директоры.

“КАМАЗ” җитәкчелеге шулай ук Россиядә намуссыз тәэминатчылар – беренче чиратта, элементар таләпләргә туры килми торган техника кертүче кытайлыларның гамәлләрен чикләргә кирәк, дип саный. “Чит ил техникасына таможня пошлиналарын арттыру – без бер елдан артык көткән вакыйга, һәм бу чара, әлбәттә, “КАМАЗ”га уңай йогынты ясады”, - дип ассызыклады С.Когогин.

“КАМАЗ” гендиректоры Владимир Путинның игътибарын предприятиеләргә дәүләт гарантияләре бирүнең катлаулы һәм озакка сузыла торган системасына юнәлтте. Сергей Когогин фикеренчә, заманча шартларда системаны гадиләштерү зарур.

“КАМАЗ”дагы мәшгульлеккә килгәндә, предприятие гендиректоры билгеләп үткәнчә, кайбер чаралар күрелә инде һәм киләчәктә җитәкчелек персоналның мәсьәләләренә игътибар бирәчәк.

“Әгәр без бу кризистан тагын да куәтлерәк, заманчарак, тотрыклырак булып чыкмыйбыз икән, 2013-2015 елларга без көндәшлеккә сәләтле булмаячакбыз, - диде Сергей Когогин. – Бу вәзгыятьтә безгә Россия автозаводларына инвестиция программаларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк арзанлырак кредит ресурслары кирәк”.

“КАМАЗ”ның стратегиясе бар. Без Чаллыда чит ил компанияләре белән уртак инжиниринг үзәкләре төзүгә басым ясадык. Әйтик, бездә ZF җитештерүнең локальләшүе 85 процент тәшкил итә. Без төрле чорларны уздык, тик хәзер “КАМАЗ”га дәүләт ярдәменнән башка җиңел булмаячак”, - диде Сергей Когогин.