Дәүләт гражданнарның автомобиль сатып алу өчен алган кредитларына субсидия бирәчәк

Бу хакта бүген РФ Премьер-министры Владимир Путин Чаллыда Россия автосәнәгатенә ярдәм итүгә багышланган киңәшмәдә белдерде.
(Чаллы, 19 декабрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Дәүләт Россиядә җитештергән автомобильләрне кредитка алган гражданнарга процент ставкаларын субсидия белән кайтарачак. Бу хакта бүген РФ Премьер-министры Владимир Путин Чаллыда Россиянең автосәнәгатенә ярдәм итүгә багышланган киңәшмәдә белдерде.
Владимир Путин хәбәр иткәнчә, дәүләт 2009 елда 3 еллык кредит белән Россиядә җитештерелгән, бәясе 350 сумга кадәр булган җиңел автомобиль алырга карар иткән кешегә кредит түләү вакытында Үзәк банк рефинанславы буенча 2/3 ставка күләмен субсидия белән кайтарачак.
“Автомобиль сатып алырга уйлаган гражданнарга, бу ниятне 2009 елда чынга ашыру яхшырак, - дип ассызыклады Владимир Путин, - шуңа күрә бу чара ел дәвамында гына гамәлдә булачак”.
Киңәшмәдә катнашкан сәнәгать һәм энергетика министры Виктор Христенко мәгълүматларына караганда, автокредитлар буенча ставкаларны субсидияләү чаралары бәясе 350 мең сум тирәсе торган машина алучы 150 меңгә якын Россия гражданына ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.