23 декабрьдә “КАМАЗ” конвейерны туктата

Җитештерүне туктату йөк машиналарына сорауның кимүе һәм базарда аларның кирәгеннән артык җыелып ятуы белән бәйле
(Чаллы, 19 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). 23 декабрьдә “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте үзенең төп конвейерын 2009 елның 19 гыйнварына кадәр туктата. Бу көнгә кадәр хезмәткәрләрнең төп өлеше чираттагы ялга җибәреләчәк. Җитештерүне туктату һәм “яңа ел каникулларының” болай озакка сузылуы йөк машиналарына сорауның кимүе һәм базарда аларның кирәгеннән артык җыелып ятуы белән бәйле.
Компаниянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “КАМАЗ” алдында складлардагы һәм дилерларда булган калган тауарның күләмен киметү бурычы тора. Базарда җанлану бары тик 2009 елның беренче кварталы уртасында гына башланыр дип фараз ителә. Шуннан соң “КАМАЗ” кыска вакыт эчендә җитештерүнең элеккеге темпына кайтырга һәм тауар продукциясенең тиешле күләмен чыгарырга әзер булачак.
Расланган бизнес-план нигезендә, “КАМАЗ” киләсе елда 47 мең йөк автомобиле җитештереп сатачак, шуның 11 меңен чит илгә чыгару күздә тотыла.
“КАМАЗ” ААҖ дөньяның әйдәп баручы авыр йөк автомобильләре җитештерүчеләр арасында – 11нче, дизель двигательләре эшләп чыгару күләме буенча 8нче урынны били. Хәзерге вакытта компаниядә 50 меңгә якын хезмәткәр эшли.