Агымдагы елның 11 ае эчендә республикада 4,8 миллиард сум күләмендә финанс законнарны бозу очраклары ачыкланган

Агымдагы елның 11 ае эчендә республикада 4,8 миллиард сум күләмендә финанс законнарны бозу очраклары ачыкланган

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Казан Кремлендә ТРда дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча Ведомствоара координация советының чираттагы утырышы узды. Бу хакта ТР Хисап палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, бюджет акчаларын максатсыз куллануга бәйле хокук бозулар саны ел саен кими бара. Әйтик, 2007 елның 11 ае эчендә республиканың финанс контроле органнары тарафыннан 1088 объект тикшерелгән һәм 4,8 миллиард сумлык финанс законнарын бозу ачыкланган. Шул ук вакытта акчалардан максатсыз файдалану 63,7 миллион сум (гомуми күләмнең 1,3 проценты) тәшкил иткән. Республикада гамәлдә булган казначылык системасы бюджет акчаларын максатчан файдалануны тәэмин итүнең нәтиҗәле коралы булуы билгеләп үтелде. Шулай ук андый хокук бозучыларга карата административ чаралар да шактый катгый, кайчагында җинаять җаваплылыгына тарту да каралган.

Шул ук вакытта, бюджет акчаларыннан файдаланганда ачыкланган хокук бозуларның гомуми күләменең шактый өлешен дәүләт ресурсларын нәтиҗәсез һәм нигезсез тоту тәшкил итә, алар буенча бюджет һәм административ законнар буенча мәҗбүри чаралар каралмаган һәм гамәлгә ашырылмый. “Әлеге акчаларны кире кайтарып алып булмый, судлар да, тикшерү органнары да андый закон бозучыларга карата юридик планда йогынты ясый алмый”, - диде ТР Прокуроры урынбасары Газинур Галимов.

Республика прокуратурасында Россия законнар җыелмасындагы тиңдәш нормаларсыз да РФ субъектларында җаваплылык раслау өчен нигез бар дип саныйлар.

ТР Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, бюджет акчаларын нәтиҗәсез файдалануга бәйле финанс бозуларның кайбер квалификациясе бар һәм аны эшләп бетерергә кирәк. Ул барлык тикшерү органнарында да күзәтелгән хокук бозу очракларын мисал итеп китерде: “Бюджет акчалары хисабына сатып алынган милекне үзләштермәү яки файдаланмау”, “Бюджет акчаларын таләп ителгән нәтиҗәләргә ирешмичә сарыф итү”, “Тауар җибәрүчеләргә нигезсез рәвештә аванс бирү”, “Тиешсез сыйфаттагы тауар, материал сатып алу”.

Әлеге проблеманың кискенлеген истә тотып, Совет рәисе, ТР Хисап палатасы башлыгы Алексей Демидов тәкъдиме белән Совет әгъзалары Татарстан парламентына әлеге мәсьәлә белән закон инициативасы тәртибендә федераль дәрәҗәгә чыгу турында мөрәҗәгать әзерләргә карар итте.