Татарстанда көзге культуралар тиешле срокларда чәчелде

Киләсе ел уңышы өчен 350 мең тонна орлык салынган.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда көзге культураларны чәчү тиешле срокларда башкарылган, чәчүлекләрнең 80 проценты яхшы халәттә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков шул хакта сөйләде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.Наил Залаков хәбәр итүенчә, республикада 2020 ел уңышы өчен көзге бөртекле культуралар 494 мең га мәйданда чәчелгән, шул исәптән бодай — 370 мең га (74 процент), көзге арыш — 121 мең га (24 процент).«Чәчү тиешле срокларда башкарылды. Дымның җитәрлек булуы туфракны сыйфатлы әзерләргә мөмкинлек бирде һәм тигез шытымнар тәэмин итте», — диде ул.Кайбер районнарда көзге бөртекле культуралар өчен шактый мәйдан бүленгән. Мәсәлән, Яшел Үзән районында бөртекле культуралар мәйданының 60 процентын көзге культуралар тәшкил итә, Спас районында — 52 процент, Әлки районында — 50 процент, Нурлат һәм Аксубай районнарында — 44 процент, Кайбыч районында — 42 процент.«Агроэшкәртүнең (туфракны төп эшкәртүнең) мөһимлеге» турында сөйләгәндә, нотыкчы республикада бүгенгә 1,8 млн га чәчүлекнең эшкәртелүе хакында җиткерде, шуның 45 процент тирәнтен эшкәртелгән.«Киләсе ел уңышы өчен 350 мең тонна орлык салынган (бөртеклеләр өчен), ягъни ихтыяҗга карата 102 процент. Бүгенге көндә аларны чәчү кондицияләренә җиткерү буенча эшләр дәвам итә», — дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.