Татарстанның бакча ширкәтләренә керү юлларын төзекләндерүгә 70 миллион сум акча тотылачак

Төзекләндерү эшләре 2018 елның июленә төгәлләнергә тиеш.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Бакча һәм коммерциясез дача берләшмәләренә керү юлларындагы ремонт өчен Татарстан 70,3 миллион сум сарыф итәргә планлаштыра. Әлеге мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Техник бирем буенча 8,3 чакрым юл төзекләндереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елның республика бюджет проктында казнадан бакча һәм коммерциясез дача берләшмәләренең инженер инфраструктурасы үсешенә 550 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирүне йөкләгән иде. Коммерциясез бакча ширкәтләренә керү чигенә кадәрге юлларны төзекләндерүгә – 300 миллион сум, электр челтәре хуҗалыгы объектлары төзелешенә һәм төзекләндерүгә – 100 миллион сум, су белән тәэмин итүгә – 100 миллион сум, каты көнкүреш калдыкларны җыю һәм чыгаруга 50 миллион сум акча бүленгән.