Татарстан Хезмәт министрлыгы: Яшел Үзән фанер заводының 114 хезмәткәре эшсез тора

Предприятиедә чимал юк һәм ул эшчәнлеген быел август башында туктаткан.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). Яшел Үзән фанер заводы 114 эшчесе эштән туктап тора, дип сөйләделәр “Татар-информ”га Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

“Август башыннан эш бирүче 183 кешене эштән туктаткан иде, хәзер 114 эшче фанер чималы җитмәү сәбәпле эшсез тора”, – дип аңлаттылар министрлыкта. Яшел Үзәннең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматлары буенча, 16 октябрьгә предприятиядә 468 хезмәткәр исәпләнә.

Россия Хезмәт кодексының 157 нче маддәсе нигезендә, эш бирүчедән һәм эшчедән торган сәбәп булмаганда, эшчегә хезмәт хакының өчтән ике өлеше түләнә.