Октябрь ахырында Яр Чаллыда Ми-2 санитар вертолеты оча башлаячак

Һава судносына «Вектор» авиакомпаниясе хезмәт күрсәтәчәк, 27 очышка килешү имзаланган.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Октябрь ахырында Яр Чаллыда Ми-2 санитар вертолеты оча башлаячак, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

«Быелгы контракт буенча без бу Ми-2 вертолетын республиканың төньяк-көнчыгышы өчен дә кулланачакбыз. Әлегә Казандагы “Ансат” вертолеты белән эшлибез. Хәзер очуга булган күрсәтмәләрне киңәйтәбез. Моңа юл-транспорт һәлакәте генә түгел, тормышка куркыныч янаган башка төрле хәлләр – инсульт та, инфаркт та керә», – дип белдере Вафин.

Һава судносына «Вектор» авиакомпаниясе хезмәт күрсәтәчәк, 27 очышка килешү имзаланган.

«Октябрь ахырына кадәр вертолет мәйданчыгын төзергә өлгерсәләр, без Яр Чаллының 34 нче комплексындагы мәйданчыкта урнашачакбыз», – дип сөйләде авиакомпаниянең төбәк вәкиле Юрий Стригин.

Шулай ук Ми-2 вертолетын автошәһәрдән 60 чакрым ераклыктагы «Сарман» аэродромында урнаштыру турында да фикер йөртәләр.