Казанда кайбер төр мотор ягулыгы бәяләре узган атнада да күтәрелде

Бары А-76 лы бензин хакы гына үзгәрешсез калды

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). Узган атнада Казанда А-76 лы бензин бәясе үзгәреш кичермичә, литры уртача 24 сум 99 тиен дәрәҗәсендә калды. Калган төр мотор ягулыгы бәясе бераз күтәрелде. АИ-93,92 ле бензин уртача 6 тиенгә кыйммәтләнеп, литры уртача 26 сум 85 тиен булды. АИ-95 лесе – 2 тиенгә күтәрелеп, литры уртача 28 сум 62 тиеннән тәкъдим ителә. Дизель ягулыгы хакы бер атна эчендә 25 сум 15 тиеннән 25 сум 18 тиенгә җитте.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе мәгълүматларына караганда, Идел буе федераль округына кергән төбәкләр башкалалары арасында иң кыйммәтле автомобиль ягулыгы һаман да Йошкар-Ола, Самара, Пермь һәм Түбән Новгородта сатыла. Литры уртача 25 сум 63 тиен торган А-76 лы бензин - Йошкар-Олада, литры 27 сум торган АИ-93,92 ле ягулык – Самарада, тагын бераз кыйммәтләнеп, уртача 28 сум 88 тиен торган кыйммәтле премиум маркалы бензин – Пермьдә, литры уртача 27 сум 1 тиен булган дизель ягулыгы Түбән Новгородта сатыла.
Иң арзанлы бензин сатылучы шәһәрләр исемлеге бераз үзгәргән. Саратовта А-76 лы бензинның литры өчен уртача 23 сум 40 тиен түләргә кирәк. АИ-93,92 ле ягулык Пензада уртача 25 сум 50 тиен тора. Иң арзанлы, АИ-95 ле бензин бу юлы Кировта (27 сум 35 тиен), дизель ягулыгы - Ульяновскида (24 сум 40 тиен).