Радик Гайзатуллин: “Республика дәрәҗәсендә муниципаль берәмлекләрнең бюджетларын баланслы итү турында карар кабул ителде”

Бүген парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетында республиканың төп финанс документы буенча фикер алыштылар

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Дәүләт Советы комитетлары 2011 елга Татарстан Республикасының бюджет проектын карауны дәвам итте. Бүген парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетында республиканың төп финанс документы буенча фикер алыштылар. Фикер алышуда ТР Икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.

Айрат Шәмсиев башта депутатларны алдагы өч елга Татарстанның социаль-икътисади үсеше фараз күрсәткечләре белән таныштырып узды. Аның: “2013 елга уртача хезмәт хакын 17 мең сумнан алып 23,5 мең сумга кадәр җиткерү көтелә”, - дигән сүзләре комитет әгъзаларында бәхәс уятты. Депутат Николай Рыбушкин республика буенча уртача хезмәт хакын күрсәткәндә тармак принцибын кулланырга чакырды. Республика буенча алган уртача күрсәткечләрнең чынбарлыкны чагылдырмавын әйтте. Кайсы тармакта уртача хезмәт хакы күләме ничек – депутатларны шул кызыксындырды. Комитет рәисе Валентина Липужина да сайлаучыларда республика буенча уртача күрсәткечнең сораулар тудыруны билгеләп үтте һәм тармак принцибын яклап чыкты.

Урынбасар сүзләренә караганда, 2010 елда мәгариф тармагында уртача хезмәт хакы – 10 мең сум тирәсе, файдалы казылмалар табу белән шыгыльләнүчеләрнеке – 29 мең сум, авыл хуҗалыгында – 8500 сум, торак-коммуналь тармагында 25 мең сум тәшкил иткән.

Айрат Шәмсиев депутатларның сорауларына да җавап бирде. Мәсәлән, Валентина Липужинаны халыкның билгеле бер категорияләрен социаль наем буенча торак белән тәэмин итү мәсьәләсе кызыксындырды. Икътисад министры урынбасарыннан алынган җавапка караганда, кризиска кадәр бу программа каралган, әлегә республика икътисадындагы билгеле бер сәбәпләр аркасында калдырылып торылган. В.Липужина сүзләренчә, бу категориягә кергән кешеләрнең мөстәкыйль рәвештә торак алырга мөмкинлеге юк, алар социаль ипотека буенча алган торак өчен дә түли алмый. “Дәүләт бу кешеләргә ярдәм итәргә тиеш”, - диде комитет рәисе. Һәм министрлыкны перспективага эшләргә чакырды.

Комитет утырышында шулай ук ятим балаларны торак белән тәэмин итүнең торышын яхшырту зарурлыгы билгеләп үтелде. “Халыкны кызыксындыра торган социаль яктан мөһим мәсьәләләр бар. Депутатлар аларга кагылышлы сорауларга җавапны белергә тиеш”, - дип билгеләп үтте В.Липужина.
Республиканың төп финанс документы параметрлары белән ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды.

Министр сүзләренчә, 2011 елга республика бюджеты керемнәре 79 млрд. 763 млн. 308 мең сум, чыгымнары 89 млрд. 952 млн. 404,3 мең сум күләмендә фаразлана. Бюджет кытлыгы 10 млрд. 189 млн. 093,9 мең сум тәшкил итә.

Киләсе елга тупланма бюджет керемнәре - 103 млрд. 423 млн. 121,4 мең сум, чыгымнары 113 млрд. 604 млн. 921,4 мең сум тәшкил итәчәк. Бюджет кытлыгы 10 млрд. 181 млн. 800 мең сум булыр дип фаразлана.

Радик Гайзатуллин сүзләренчә, республика дәрәҗәсендә муниципаль берәмлекләрнең бюджетларын баланслы, ягъни кытлыксыз итү турында карар кабул ителгән. Муниципаль районнарның (шәһәр округларының) бюджет тәэмин ителешен тигезләү өчен бирелә торган дотацияләр күләме 3 млрд. 759 млн. 274,3 мең сум күләмендә карала. Җирле бюджетларга бүленә торган субвенцияләр 8 млрд. 551 млн. 071,6 мең сум күләмендә карала.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты колачлый торган өлкәләрне 2011 елда финанслауга килгәндә, “Гомумдәүләт мәсьәләләре” бүлегенә - 5 млрд. 176 млн. 747,9 мең сум, “Муниципаль берәмлекләр бюджетларына бирелүче гомуми характердагы бюджетара трансфертлар” бүлегенә 7 млрд. 938 млн. 404,1 мең сум акча каралган. “Дәүләт һәм муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү” бүлегенә килгәндә, республиканың 32,7 млрд. сум күләмендә дәүләт бурычы бар. Шуның 5,6 млрд сумын киләсе елга түләргә кирәк. Муниципаль бурыч 19 млрд. сум тәшкил итә, аның зур өлеше Казан шәһәренә туры килә.

Комитет әгъзалары ТР Дәүләт Советы Президиумына “Татарстан Республикасының 2011 елга һәм 2012 һәм 2013 елларның планлы чорына бюджеты турында” закон проектын беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим итте.