Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт планы 73,5 процентка үтәлгән

Фәрит Хәнифов республиканың ягып җылыту чорына әзерлеге турында сөйләде.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт эшләре 4 891 344 000 сумга башкарылган, бу планның 73,52 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Шулай ук Фәрит Хәнифов республиканың ягып җылыту чорына әзерлеге турында сөйләде. 16 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, 16 608 күп фатирлы йортка (мониторинг системасына барлыгы 17 273 йорт кертелгән) әзерлек паспорты рәсмиләштерелгән, бу 96,2 процент тәшкил итә.

Муниципаль берәмлекләр мәгълүматлары буенча, 17 сентябрьгә 1 984 сәламәтлек саклау объекты (99,9 процент), 3 340 мәгариф объекты (99,8 процент), 1 903 мәдәният объекты (99,9 процент), 171 социаль яклау объекты һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре (100 процент), 218 спорт объекты (98,6 процент), 54 яшьләр объекты (98,2 процент) әзерләнгән.

Коммуналь өлкә объектларыннан 2 045 котельная (99 процент), 3065 км җылылык челтәре (99 процент), 2 405 су җыю корылмасы (100 процент), 267 суүткәргеч насос станциясе (100 процент), 12 659 км суүткәргеч челтәр (99 процент), 4018 км канализация челтәре (100 процент) әзер.

Алексей Песошин ягып җылыту сезонына объектларның әзерлеген катгый контрольдә тотарга һәм җылылык җибәрүне озакка сузмаска кушты.