Владимир Путин Россия нефть һәм газын рубльләргә сатарга тәкъдим итте

Бу хакта ул бүген “Сочи-2008” Халыкара инвестиция форумында белдерде
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Владимир Путин Россиянең нефть һәм газын рубльләргә сатарга тәкъдим итте. Россия Премьер-министры бу тәкъдимне “Сочи-2008” Халыкара инвестиция форумында чыгыш ясаганда белдерде.
“Һәр хәлдә нефть-газ секторы кайбер килешүләр буенча рубльгә күчәргә мөмкин, - диде В.Путин. – Чыннан да, газны Белоруссиягә долларга сату сәеррәк яңгырый”.
В.Путин 2009 елдан «Газпром» үз контрагентларының кайберләренә исәп-хисапларда рубльгә күчәргә тәкъдим итә, дип хәбәр итте.
Хөкүмәт җитәкчесе шулай ук Россия инвесторларын Көнбатыш фонд базарының җитди позицияләренә кертмәүләренә үкенеч белдерде. “Электр энергетикасына карагыз. Россиянең эре энергетика компанияләренең контроль пакетлары чит ил инвесторларыныкы. Кызганычка каршы, әлегә безнең инвесторларны Көнбатыш Ауропа илләрендә андый позицияләргә, Америка базарларына кертмиләр”, - дип белдерде В.Путин.