В. Путин: “Россия Фонд базары күп кенә позицияләр буенча Ауропада иң зурысы булды”

Россия Премьер-министры Владимир Путин бүген “Сочи-2008” Халыкара инвестиция форумының пленар утырышында катнашты.
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Россия Премьер-министры Владимир Путин бүген “Сочи-2008” Халыкара инвестиция форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

РФ Хөкүмәте башлыгы Россия финанс системасы килеп туган кризисны җиңеп чыгар дигән ышаныч белдерде. “Россия икътисадының барлык фундаменталь күрсәткечләре норма чикләрендә кала, шул исәптән тышкы сәүдәнең уңай сальдосы һәм бюджет профициты”, - дип ассызыклады Премьер.

Шул ук вакытта Владимир Путин Россиянең килеп туган финанс проблемаларына реакциясе базар кануннары буенча булачак. “Хөкүмәт һәм Үзәк банкның Россия валютасын һәм финанс системасын якларлык җитәрлек резервлары бар”, - диде ул.

“Мәҗбүри резервлау нормативлары киметелде. Банк депозитларында урнаштырылган бюджет акчаларының лимиты 625 миллиард сумнан 1 триллион 514 миллиард сумга кадәр арттырылды”, - дип белдерде Премьер-министр.

Россия Хөкүмәте башлыгы РФ фонд базарын югары бәяләде. “Безнең базар күп кенә позицияләр буенча Ауропада иң зурысы булды. Дөньяда бизнес өчен авыл хуҗалыгы һәм ТКХда инвестицияләрдән башлап Олимпия проекты һәм югары технологияләргә кадәр тәкъдим итә алырлык илләр күп түгел”, - диде В.Путин.

“Без якын перспективада Россия фонд базары үз хәленә кайтачак дип ышанабыз, - дип билгеләп үтте Путин. – Аның параметрларын төрлечә бәяләргә була. Тик, минемчә, базар кыйммәтенең уңышлы компанияләр табышына карата чагыштырмасы кебек фундаменталь күрсәткеч буенча ул тиешенчә бәяләнмәгән”.

“Тулаем алганда, инвестицияләр өчен куәтле фундамент төзелгән. Россия – дөньяда колачлары буенча җиденче икътисад. Соңгы ун елда тулаем эчке продукт ел саен 7 процентка үсә, халыкның реаль керемнәре дә арта”, - дип ассызыклады Хөкүмәт җитәкчесе.

“Шушы көннәрдә без 2020 елга кадәр илнең социаль-икътисади үсеш концепциясен һәм киләсе дүрт елга Хөкүмәт эшчәнлегенең төп юнәлешләрен ахыргача килештерергә ниятлибез. Сүз бер максат берләштергән зур бурычлар җыелмасы, ягъни икътисад үсешендә, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуда Россиянең лидерлыгын тәэмин итү турында бара”, - дип ассызыклады Владимир Путин.

“Шул ук вакытта безнең сәясәт, безнең идеологик карашлар үзгәрми. Без шәхси инициативага, эшкуарлар өчен иреккә, ачыклыкка һәм дөнья икътисадына кушылуга басым ясыйбыз. Безне салкын сугыш чорларына кире кайтару омтылышларын үз модернизация проектына турыдан-туры янау дип кабул итәбез. Асылда, аны өзәргә омтылу дип саныйбыз”, - диде Владимир Путин.