Рөстәм Миңнеханов Сочи форумында Татарстан экспозициясен карады

Стендны ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов тәкъдир итте.
(Сочи, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Сочи-2008” Халыкара инвестиция форумында Татарстан экспозициясен карады. Стендны ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов тәкъдир итте.

ТР Хөкүмәте башлыгы заманча мультимедиа технологияләре ярдәмендә җиһазландырылган экспозицияне карады. Премьер-министрны җир кабыгын электромагнит зонд белән тикшерү, файдалы казылмаларны (нефть, газ, битум) эзләү өчен яңа комплекс аеруча кызыксындырды.

Яңа метод сейсморазведка белән чагыштырганда 10 мәртәбә тизрәк һәм 10 тапкырга арзанрак та. Бу методның тагын бер өстенлеге экологиягә зыян китермәүдән гыйбарәт. Моннан тыш, җир астын сканерлау өзлексез алып барыла. Хәзерге вакытта геологик разведканың күчмә комплексы йөк машинасына урнаштырылган, киләчәктә аны “Актай” вертолетына урнаштыру варианты эшләнәчәк.

ТР Премьер-министры белән бергә экспозицияне аның урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин, “Идея” ИПТ генераль директоры Сергей Юшко, ТР Кече һәм урат бизнесны үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев карады.

Хәзер Татарстан делегациясе “Россия икътисады – инвестицияләрне кайда салырга?” дигән пленар утырышта катнаша.