“Татэнерго” ягу сезонына әзер

“Татэнерго” ягу сезонына әзер

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан энергосистемасы предприятиеләрендә көз-кыш чорына әзерлекне тикшерү буенча комиссияләр эшли. Алар үз карарларын 15 октябрьгә кадәр чыгарырга тиеш. Аларның составына “Татэнерго”ның техник җитәкчеләре, җирле хакимиятләр һәм Ростехнадзор вәкилләре керә.

“Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖдә мондый тикшерү үткәрелгән инде. “Татэнерго” ААҖ матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, комиссия энергетикларның башкала җылылык челтәре хуҗалыгын кышка әзерләү юнәлешендә яхшы эшләүләрен билгеләп үткән. Әйтик, Казан буенча җылылык челтәрләрен төзекләндерү магистральләре буенча – 100 процентка, ә бүлгечләре буенча 125 процентка башкарылган. Планны арттырып үтәү тузган җылылык үткәргечләрне гидравлик сынау барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү белән бәйле. Энергохолдинг республика башкаласы җылылык челтәрен яңа ягу сезонына әзерләүгә планлаштырган 377 миллион сум урынына 467 миллион сум салган.

Чаллы һәм Түбән Камада ремонт шулай ук 100 процентка үтәлгән. Аны “Татэнерго” составына керүче “Казан җылылык челтәрләре” предприятиесе башкарган.