Татарстан һәм Польшаның Лодзь воеводалыгы үзара аңлашу турында Беркетмәгә кул куйды

Татарстан һәм Польшаның Лодзь воеводалыгы үзара аңлашу турында Беркетмәгә кул куйды

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Тимур Шәйдуллин). Бүген ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы һәм Польша Республикасының Лодзь воеводалыгы үзара аңлашу турында Беркетмәгә кул куйды. Килешү Польша һәм Татарстан бизнесменнары вәкилләре катнашында узган эшлекле форумда имзаланды.

Лодзь воеводалыгы делегациясенең Татарстанга визиты беренче генә тапкыр түгел. Яклар сәүдә-икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә актив хезмәттәшлек итә. “Бүгенге беркетмәгә кул кую – бер-беребезгә булган ике яклы ышанычны тагын бер раслау ысулы”, - дип хәбәр итте форум барышында Лодзь воеводалыгының Сейма рәисе Ян Дарновский.

“Польша тәҗрибәсе күп җирдә кулланылырга мөмкин. Мисал өчен, халыкара кооперация үсешендә. Инвестицияле хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк – шулай итеп без тауар әйләнешен арттыруга ярдәм итәчәкбез”, - дип билгеләп узды ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов. “Татарстан Польша һәм Россия мөнәсәбәтләрендә мөһим пункт булып тора”, дип өстәде Россиядә Польшаның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ежи Бар.

Лодзь воеводалыгы Польшаның икътисади яктан иң перспективалы төбәкләреннән санала. Лодзьда «Boch-Siemens», «Indesit», «Gilette» һәм «Philips» кебек концерннар үз предприятиеләрен ачкан. Лодзь воеводалыгы аграр төбәк булып санала, биредә 98 процент авыл хуҗалыгы җирләре шәхси хуҗалар кулында. Төп авыл хуҗалыгы тармаклары булып бакчачылык һәм яшелчәчелек санала. Сабан җирләренең күп өлешен шикәр чөгендере алып тора. Шулай ук фармацевтика һәм җиңел сәнәгать уңышлылардан санала.