“Казаноргсинтез” чимал проблемаларын “Түбән Кама Нефтехим” һәм “Татнефть” ярдәмендә хәл итә ала

“Казаноргсинтез” чимал проблемаларын “Түбән Кама Нефтехим” һәм “Татнефть” ярдәмендә хәл итә ала

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Агымдагы елда “Казаноргсинтез” ААҖ (КОС) түбән басымлы полиэтилен җитештерү һәм эшкәртү буенча завод реконструкциясен тәмамлау нәтиҗәсендә, аның куәтләрен 2,4 мәртәбә арттырып, елына 510 мең тоннага җиткерәчәк.

КОС генераль директорының икътисад буенча урынбасары Марат Мөхәммәтшин мәгълүматына караганда, 2007 елда әлеге продуктны 410 мең тонна гына җитештерүгә ирешелгән. Бу чимал – этилен җитмәү белән бәйле. Аның бер өлешен КОС үзе җитештерә, бер өлешен “Түбән Кама Нефтехим”нан (НКНХ) ала. НКНХның этилен үткәргеченең үткәрү сәләтен арттырган очракта, чимал күләмен күтәрергә булыр иде.

2006 елның азагында КОС “Этилен” заводын модернизацияләүне төгәлли, ул аны елына 640 мең тонна этилен җитештерү куәтенә җиткерергә ниятли. Әмма чимал җитмәү сәбәпле, предприятие 2007 елда 470 мең тонна гына җитештерәчәк. Шул ук вакытта Миңнебай газ эшкәртү заводы (МГЭЗ) җибәргән этан күләме 87 меңнән 120 мең тоннага кадәр артачак. МГЭЗне модернизацияләү очрагында, завод этан җибәрүне 170-180 мең тоннага җиткерергә мөмкин.