Бүген Казанда “Торак”, “Агач эшкәртү” һәм “Татарстанның күчемсез милек ярминкәсе” күргәзмәләре ачылды

Бүген Казанда “Торак”, “Агач эшкәртү” һәм “Татарстанның күчемсез милек ярминкәсе” күргәзмәләре ачылды

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Альбина Нигъмәтуллина). Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ күргәзмәләр үзәгендә “Торак” 8нче халыкара махсус күргәзмәсе, “Агач эшкәртү” 7нче махсус күргәзмәсе һәм “Татарстанның күчемсез милек ярминкәсе” 3нче махсус күргәзмәсе ачылды. Әлеге чаралар ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, Экология һәм табигать ресурслары министрлыклары, Казан мэриясе, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, ТР Төзүчеләр берлеге, ТР Архитекторлар берлеге, ТР Дизайнерлар берлеге катнашында һәм теләктәшлегендә оештырылган.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, “Торак” күргәзмәсе гадәттә “Агач эшкәртү” һәм “Татарстанның күчемсез милек ярминкәсе” күргәзмәләре белән бергә үткәрелә. Бу исә төрле өлкә белгечләренең бер урында һәм бер вакытта күптөрле мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итеп, килүчеләр даирәсен дә арттырачак.

Күргәзмәләрне ачуда катнашкан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов ассызыклаганча, “Казан ярминкәсе” ААҖдә тәкъдим ителгән тармаклар республиканың уңышлы социаль-икътисади үсеше өчен зур әһәмияткә ия, шул ук вакытта күргәзмәләр катнашучылар һәм аларга килүчеләр арасында зур уңышка ия, алар күпсанлы эшлекле килешүләр урнаштыруга ярдәм итә.

“Торак” 8нче халыкара махсус күргәзмәсендә Татарстан, Марий Эл, Удмуртия Республикасы, Башкортстан, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, Самара, Тула, Россиянең башка шәһәрләреннән 100дән артык компания катнаша. Күргәзмәдә “Йорт. Коттедж. Дача”, “Уңайлы йорт”, “Чиста йорт” һәм “Акыллы йорт” тематик бүлекләре буенча бүленгән төрле продукциянең зур ассортименты тәкъдим ителгән.

“Агач эшкәртү” күргәзмәсе алты ел дәвамында Идел буе төбәгендә урман сәнәгате комплексын тәкъдир итү өчен зур мәйданчык булып тора. Россия һәм чит ил компанияләренең әлеге чара белән даими кызыксынуы, барыннан да элек, хәзерге вакытта урман сәнәгате һәм ТРның төзелеш комплексы озак вакытлы һәм файдалы хезмәттәшлек өлкәсендә алдынгы урыннарны алып торуы белән бәйле. 2006 елда әлеге чара эшендә Россия, Украина, Польша, Германия шәһәрләреннән 50дән артык компания катнаша.

“Татарстанның күчемсез милек ярминкәсе” 3нче махсус күргәзмәсе бурычларына Казан һәм Татарстан кешеләрен ипотека кредиты, Россия финанс базарының мөмкинлекләре, үз акчалары белән идарә итү алымнары белән таныштыру керә.

“Казан ярминкәсе” , “Торак”, “Агач эшкәртү” һәм “Татарстанның күчемсез милек ярминкәсе” күргәзмәләрендә ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Ирина Ларочкина, РФ Дәүләт Думасының Табигать ресурслары һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Наталья Комарова, РФ Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортчылары берлеге вице-президенты Анатолий Ефремов катнашты.