Инвесторлар дәүләт милкеннән 38 мең гектардан артык җир сатып алган

Инвесторлар дәүләт милкеннән 38 мең гектардан артык җир сатып алган

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Әнвәр Минһаҗев). Бүген республика карамагында булган авыл хуҗалыгы җирләренә ике ачык аукцион булды. ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, беренче аукционга 3 лот куелган. Нәтиҗәдә Апас районында 9 миллион 526 мең сумга 8 мең 570 гектар җир сатылган, Буа районында 6 мең 861 га - 5 миллион 982 мең сумга, Югары Ослан районында 5 мең 74 га - 6 миллион 544 меңгә.

Икенче аукционда түбәндәге җир участоклары: Зәй районында 6 мең 893 га җир 6 миллион 87 мең сумга, Лаеш районында 11 мең 543 га җир 15 миллион 40 мең сумга сатылган.

Шулай итеп, инвесторлар шәхси авыл хуҗалыгы предприятиеләре буларак, дәүләт милекеннән гомуми суммасы 43 миллион 179 мең сумга 38 мең гектардан артык җир сатып алган. Барлык сатылган җир участоклары авыл хуҗалыгы производствосы өчен кулланылачак.