“ICL КПО ВС” Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсенең бизнес-процессларын автоматлаштыра

“ICL КПО ВС” Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсенең бизнес-процессларын автоматлаштыра

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). “Фойт-КМПО” уртак предприятиесенең җитештерү һәм идарә эшчәнлеге “Microsoft Navision” программа продукты ярдәмендә автоматлаштырылачак. Шушы көннәрдә “Фойт-КМПО” һәм “ICL КПО ВС” компанияләре арасында “Microsoft Navision” программа продукты нигезендә заказчы бүлекчәләре эшчәнлеге белән идарә итүнең интеграцияләнгән мәгълүмат системасын кертү буенча консультация хезмәтләрен күрсәтүгә килешү төзелгән.

“ICL КПО ВС” белгечләре алдында компания бизнесын автоматлаштыру һәм чит ил стандартлары буенча алман партнерлары өчен хисап әзерләүгә шартлар булдыру бурычы куелган. Проектны ел азагына кадәр төгәлләү планлаштырыла, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.

“Приводная техника Фойт-КМПО” (VKM) – “Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе” һәм “Фойт Турбо ГмбХ&КО. КГ” (Алмания) фирмасының уртак предприятиесе. VKM РФ һәм БДБ илләрендә DIWA сериясендәге гидравлик механик тапшыргычлар җыю, сынау һәм хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә.