"АзнакайНефтемаш" продукциясен читкә чыгаруны арттыра

"АзнакайНефтемаш" продукциясен читкә чыгаруны арттыра

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Азнакайның нефтегаз компанияләре өчен махсус техника җитештерүче "Нефтемаш" заводы читкә продукция чыгаруны арттырырга ниятли.

Агымдагы елда Казакъстан компанияләре өчен агрегатлар күбрәк җибәрелгән. Бу илгә 40 агрегат һәм вагон-йортлар җибәрелгән, алар нефтегаз комплексы өчен генә түгел, ә башка тармаклар өчен дә. Кыргызстан, Украина һәм Беларуська җибәрелә торган махсус техника төрләре яңартылган. Беренче тапкыр Словения өчен продукция төялгән. Алжирга 4 агрегат җибәрү турында килешүгә кул куелырга тиеш.

Россиянең нефтегаз компаниясенә килгәндә, завод аларның барысы белән дә диярлек озак вакытлы килешүләр төзәгән. Шулай итеп, завод продукциясе "Сургутнефтегаз", "Славнефть", «Руснефть"ка һ.б. җибәрелгән. ТНК-ВР һәм "ЛУКойл" өчен агрегатлар җибәрү тәмамлана. "Татнефть" һәм Татарстанның кече нефть компанияләре гаризалары буенча 8 агрегат төялгән.