АКИБАНК "КАМАЗ"ларны Башкортстанга җибәрүне финанслый

АКИБАНК "КАМАЗ"ларны Башкортстанга җибәрүне финанслый

(Чаллы, 19 сентябрь, "Татар-информ", Илисә Ганиева). АКИБАНК Башкортстанның "Восток" тау рудасы компаниясенә "КАМАЗ-6520" 30 йөк машинасын тапшыру буенча лизинг килешүендә катнашты.

"Восток" ҖЧҖ Башкортстанның Әбҗәлилов районында табигый таш, марганецлы һәм хромитлы рудаларны үзләштерү проектын гамәлгә кую белән шөгыльләнә. Соңгы елларда өлкә үзәкләре һәм республиканың эре шәһәрләрдә алып барылучы төзелеш эшләре компания продукциясенә ихтыяҗны арттыра. КАМАЗларны тапшыру килешүе - Башкортстан Республикасында АКИБАНК катнашында беренче эре операция. АКИБАНК "Восток" компаниясенә техника алуның лизинг схемасын тәкъдим итеп, клиентларга уңайлылык тудырды, чөнки финанслауның бу юлы кулай. Бу килешүне гамәлгә кую АКИБАНКның икътисадның реаль секторының инвесторы булуын раслый.