Төркия, Әзәрбайҗан һәм Россия сәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлекне ныгытачак

Өч ил арасында энергетика һәм транспорт өлкәләрендә хезмәттәшлеккә багышланган форум 21 августта Анкарада узачак.

 (Казан, 19 август, "Татар-информ"). 21 августта Анкарада Россия тикшеренүләр институты инициативасы белән Төркия, Россия һәм Әзәрбайҗан арасында энергетика һәм транспорт өлкәләрендә хезмәттәшлеккә багышланган форум узачак. Ул Йолдырым Беязыт исемендәге Университетта оештырылыр дип көтелә, дип хәбәр итә Төркиянең "Анадолу" мәгълүмат агентлыгы.

Форум эшчәнлегендә өч илдән экспертлар регионара хезмәттәшлек мөмкинлекләрен һәм энергетика белән транспорт өлкәләрендә проблемаларны хәл итү юлларын барлаячак.

Россия сәясәт белгече Сергей Марков өч яклы форматны халыкара хезмәттәшлектәге кытыршылыкларны бетерү өчен мөһим дип атады. 

Форум бер көн дәвамында өч секциягә бүленеп эшләячәк, диелә хәбәрдә.