Россиянең алтын запасы 13 тоннага арткан

Россия Банкының мәгълүматлары буенча, 1 августта кыйммәтле металл запасы 1729,4 тоннаны тәшкил итә.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Россиянең халыкара резервтагы алтын запасы 2017 елның июлендә 13 тоннага арткан, дип хәбәр итә “Известия”.

Россия Банкының мәгълүматлары буенча, 1 августта ул 1729,4 тоннаны тәшкил итә. Гомумән алганда, Россиянең халыкара резервтагы кыйммәтле металл запасы 2016 елда 199 тоннага арткан.