Илдар Халиков: “Кайбыч районы – күп күрсәткечләр буенча алдынгыларның берсе”

ТР Премьер-министры Иске Тәрбит һәм Олы Кайбыч авылларында булды

 (Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстанның Кайбыч районы республикада күп күрсәткечләр буенча алдынгыларның берсе санала. Бу хакта кичә ТР Премьер-министры Илдар Халиков райондагы эшлекле очрашуы барышында билгеләп үтте.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы беренче булып Иске Тәрбит авылында булды, монда ул күп функцияле үзәк ачылышында катнашты. Премьер-министр авыл халкын яңа мәдәни үзәк ачылу белән котлады һәм яшьләргә бу үзәктә үз урыннарын табуны теләде.

Олы Кайбычта, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов озатуында, Илдар Халиков  төзелеп килгән бассейнлы спорт комплексын карады, аннан соң район мәдәният йортында Кайбыч районы активы белән очрашты.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районның үсеше, республика программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. 

“Кайбыч районы күп күрсәткечләр буенча алдынгыларның берсе санала. Сезгә бу күрсәткечләрне саклауны телим, һәм хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә”, - диде Илдар Халиков очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).