Агымдагы елда ТР бюджетына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә

Республика бюджеты кеременең гомуми күләме арта һәм 142,6 млрд. сум була, чыгымнар - 154,2 млрд. сум

 (Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты утырышы булды, анда депутатлар “2013 нче елга һәм 2014, 2015 нче еллар планлы чорына ТР бюджеты турындагы” ТР законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын карадылар.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр белән ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, республика бюджеты кеременең гомуми күләме арта һәм 142,6 млрд. сум була, чыгымнар - 154,2 млрд. сум. Бюджет дефициты 11,6 млрд. сум була. “Шул ук вакытта дефицит финанслар белән тәэмин ителгән”, - дип ышандырды министр. Бюджетның ике өлешендә дә өстәмә финансларның күпчелек өлешен федераль бюджет акчалары алып тора.

Фикер алышу нәтиҗәсендә республика Хөкүмәте керткән закон проекты комитет тарафыннан хупланды һәм, беренче укылышта кабул итү өчен, ТР Дәүләт Советына тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.