“КАМАЗ” “БелРусАвто”га керде һәм “АвтоВАЗ” белән кооперациядән чыкты

“КАМАЗ” “БелРусАвто”га керде һәм “АвтоВАЗ” белән кооперациядән чыкты

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). “КАМАЗ” ААҖ “БелРусАвто” Дәүләтара финанс-сәнәгать төркемендә әгъзалыгын (ул аның составына 2002 елда ук кергән иде) юридик яктан теркәде. Мондый оешмада катнашу турындагы карарны кабул итү хокукы акционерларның гомуми җыелышына гына бирелгәнлектән, бу мәсьәлә агымдагы елның 9 июнендә еллык җыелышка чыгарылган иде. Тавыш бирү нәтиҗәләре исә шушы көннәрдә генә билгеле булды. “БелРусАвто”га кереп, “КАМАЗ” тормоз аппаратурасы, руль көчәйткечләре, тизлекне алмаштыру тартмалары җитештерү цехларын төзү программасын үстерергә тәкъдим итте.

Башка компонентлар, әйтик “Евро-3” һәм “Евро-4” экология дәрәҗәле двигательләр өчен ягулык аппаратуралары, яңа буын йөк машиналары өчен тоташтыргычлар җитештерүне этаплап үзләштерү каралган.

“БелРусАвто” Дәүләтара финанс-сәнәгать төркеме 1997 елның 1 октябрендә РФ Хөкүмәте белән Беларусь Республикасы арасындагы килешү нигезендә төзелгән. Аңа Россиядән сигез һәм Белоруссиянең 6 предприятиесе керә. “БелРусАвто”ның төп бурычлары - Союз дәүләтенең “Дизель автомобиль төзелешен үстерү” уртак программасын гамәлгә ашыру, “Евро-2” таләпләре буенча автомобиль техникасы чыгару буенча уртак тәҗрибә-конструктор эшләре үткәрү. Шулай ук югары нәтиҗәле, чит ил машиналарын алыштыра алырлык дизель автомобиль техникасы һәм аның көч агрегатларын чыгаруны оештыру бурычы куелган.

“КАМАЗ” акционерлары компаниянең Идел-Кама финанс-сәнәгать төркемендә катнашуын туктатырга дигән тәкъдимне хуплады. Бу оешма “АвтоВАЗ” белән бергә кече литражлы автомобильләр җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү максаты белән төзелгән иде. “КАМАЗ” Кече литражлы автомобильләр заводы милекчеләре составыннан чыккач, әлеге кооперациягә ихтыяҗ калмады.