Кама аръягында эре җылылык компаниясе төзеләчәк

Кама аръягында эре җылылык компаниясе төзеләчәк

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Чаллы, Бөгелмә, Заинск, Алабуганың былтыр “Татэнерго” оператив идарәсенә тапшырылган җылылык челтәрләре предприятиеләре финанс савыктыру процедурасын үтәчәк. Аларның нигезендә бердәм җылылык компаниясен гамәлгә кертүчеләр саналачак яңа предприятиеләр төзү күздә тотыла. Бу хакта шимбә көнне Чаллыда “Татэнерго” генераль директоры Илшат Фәрдиев белдерде.

Әлмәт белән Заинск җылылык челтәрләре предприятиеләренә килгәндә, аларның финанс хәле чагыштырмача яхшы булу сәбәпле, мөстәкыйль рәвештә акционерлаштырылган. “Татэнерго”ның бу юнәлештәге төп стратегиясе – җылылык энергиясенең үзкыйммәтен киметү.

Искәртеп үтәбез, Татарстанның җылылык-энергетика тармагын реформалау схемасы муниципалитетларда акцияләрнең блок пакетын калдыру юлы белән коммуналь җылылык челтәрләре предприятиеләрен акционерлаштыруны күздә тота. Дәүләт акцияләрнең калган өлешен инвесторларга тапшыра. Соңгыларына бу хуҗалыкка шактый акча салырга туры киләчәк, чөнки бу өлкәдәге төп фондларның тузуы 60 проценттан артып китә. Әлеге күрсәткечне нормага җиткерү өчен республика буенча 5,8 миллиард сум акча кирәк. Җылылык һәм электр энергиясен катнаш эшләп чыгару чыганаклары булмаган шәһәрләрдә кечкенә җылылык-электр үзәкләре төзү ниятләнә. Республикада тиешле ресурслар һәм белгечләр “Татэнерго”да гына булу сәбәпле, республика Хөкүмәте компаниягә бу эшкә катнашырга тәкъдим иткән.