Казан балаларының җәйге ялын оештыруга быел 211 млн. сум акча каралган

Ата-ана түлисе акча былтыргы кебек калды, ди С.Миронов җәйге лагерьларда ял бәясе турында

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан балаларының җәйге ялын оештыруга быел 211 млн. сум акча каралган, бу исә былтыргыдан 20 процентка күбрәк.

Уртача норматив буенча, көненә 1 урынга чыгымнар 11 процентка арткан, аерым алганда, туклануга каралган чыгымнар хисабына (1 балага көнлек туклану бәясе 224 сумнан 235 сумга җитеп кыйммәтләнгән), шулай ук педагоглар һәм медицина персоналына хезмәт хакы суммасы арттырылган.

Тулаем алганда, бу җәйдә стационар лагерьда балалар ялы 1 кешегә тәүлегенә 648 сум тәшкил итә, профильле сменада – 650 сум. Шәһәрдән читтәге лагерьда 21 көнлек ял 13 мең 608 сумга төшә, профильле лагерьда 18 көне – 11 мең 712,6 сумга. Палаткалы типтагы лагерьда профильле смена норматив буенча 7 көнгә 5 мең 328,3 сум була, мәктәпләр оештырган көндезге лагерьларда, хезмәт һәм ял лагерьларында 21 көнлек смена – 2 мең 757,3 сум.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты башлыгы Сергей Миронов балалар ялының яңа сезонына әзерлек, балалар ялын финанслау һәм юллама бәяләре, лагерьларда оештырыласы зур чаралар, аларның эш юнәлешләре хакындагы докладында шундый белешмә бирде. “Ата-ана түлисе акча былтыргы кебек калды һәм чынлыктагы чыгымнарның, ягъни юллама бәясенең 22 процентын гына тәшкил итә. Мисалга, 18 көнлек профильле смена, лагерена карап, ата-анага 2,3 мең -3 мең сум тирәсе була”, - дип ачыклык кертте С.Миронов.

Искәртеп үтәбез: быел җәйге каникулда Казанның 27,6 меңләп (былтыр – 26 мең 782) мәктәп-гимназия укучысы 4 төрле лагерьда физик һәм интеллектуаль көч җыячак.