420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Ел башыннан алып Татарстан авыллары кибетләренә, Татпотребсоюз цехларында җитештерелгән 535 млн сумлык азык-төлек җибәрелгән. Бу узган елгының 128 проценты кадәр тәшкил итә.
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә предприятиедә белдерделәр.
Авылда яшәүчеләр өчен 7039 тонна икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерелгән, анысы былтыргының 79 проценты күләмендә, казылык – 114 (72 процент), кондитер эшләнмәләре - 476 тонна (75 процент), токамач - 717 тонна (88 процент), алкогольсез эчемлекләр – 70,5 декалитр (116 процент).
Район кулланучылар берлеге цехларында 117 тонна балык эшкәртелгән.