РФ Дәүләт Советында илдә энергия нәтиҗәлеген күтәрү мәсьәләләре каралды

Июнь аенда Архангельскида Дәүләт Советының шушы проблемага багышланган утырышы узачак
(Казан, 19 май, “Татар-информ”). ТР икътисад министры Марат Сафиуллин Мәскәүдә РФ Дәүләт Советы эшче төркеме утырышында катнашты. Июнь аенда Архангельскида Дәүләт Советының “Россия икътисадының энергия нәтиҗәлеген күтәрү” темасына багышланган утырышы узачак. Эшче төркем утырышы шуңа әзерлек мәсьәләләренә багышланган. ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, утырышта катнашучылар, аерым алганда, энергия нәтиҗәлелеген күтәрү чаралары комплексы хакында сөйләшкән.

1996 елда кабул ителгән “Энергия саклау турында”гы федераль закон Россиядә энергия саклау белән бәйле сәясәтнең төп принципларын билгели. Аның нигезендә 2000 елда энергия саклау буенча дәүләт стандартлары кабул ителде, энергетик тикшеренүләр һәм предприятиеләрнең энергетик паспортларын әзерләү буенча программа гамәлгә ашырыла башлады. 1998-2004 елларда Россия төбәкләрендә энергия саклауга кагылышлы 43 закон кабул ителгән, энергия нәтиҗәлелеге буенча 75 үзәк һәм энергия саклау агентлыгы төзелгән. РФ Президентының узган ел дөнья күргән “Россия икътисадының энергетик һәм экологик нәтиҗәлелеген күтәрү турында”гы Указында энергия саклау сәясәтен формалаштыру һәм тормышка ашыруны яхшырту буенча яңа бурычлар билгеләнә.
Икътисады югары энергия сыйдырышлылыгы белән аерылып торган Россия өчен энергия нәтиҗәлелеге проблемасын хәл итү гаять актуаль. Экспертлар фикеренчә, икътисадны инновация юлына күчерү өчен нигез буларак энергия нәтиҗәлелеген күтәрү чараларын кризиска каршы чаралар планына кертергә кирәк.