news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте Мәскәү-Казан юлын торгызуга 40 миллиард сум бүлеп бирәчәк

Федерациянең биш субъекты төбәк һәм җирле автомобиль юлларын модернизацияләү өчен тагын 8 млрд сумга якын акча алачак.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Мәскәү-Түбән Новгород-Казан тизйөрешле автомобиль юлын төзүгә 40 миллиард сум бүлеп бирәчәк.

«Тизйөрешле автомагистраль Европа — Көнбатыш Кытай халыкара коридорының бер өлеше булачак. Һәм безнең бурыч — 2024 елның I кварталында ук бу юлны куллана башлау», — диде Россия Премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмәдә.

Аның сүзләренчә, Россия Хөкүмәте автомобиль юллары челтәрен үстерүгә быел барлыгы 93 млрд сум юнәлдерәчәк. Әлеге акчаның 45,5 млрд сумы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча федераль автомобиль юлларын яңартуга тотылачак. Федерациянең биш субъекты төбәк һәм җирле автомобиль юлларын модернизацияләү өчен тагын 8 млрд сумга якын акча алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100