“Безнең киләчәк” фонды социаль эшмәкәрлек өлкәсендә төбәк проектларын сайлауны дәвам иттерә

“Безнең киләчәк” фонды былтыр гомуми суммасы 67,4 млн сум булган 25 проектка ярдәм күрсәткән

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). ТР Икътисад министрлыгы 2015 нче елда “Безнең киләчәк” (“Наше будущее”) фондының социаль эшмәкәрлек өлкәсендә төбәк проектларын сайлауны дәвам иттерүе турында хәбәр итә.

 “Безнең киләчәк” фонды былтыр гомуми суммасы 67 млн 419 мең сум булган 25 проектка ярдәм күрсәткән.

Конкурсны 7 ел үткәрү дәвамында анда Россиянең 82 субъектыннан коммерциягә карамаган сектор вәкилләре һәм эшмәкәрләре катнашкан. Ә 133 проектны гамәлгә ашыруга 297 млн сумлык финанс ярдәме алуга ирешелгән.

“Безнең киләчәк” фонды тарафыннан Россиядә социаль бизнеска ярдәм итү һәм үстерүнең яңа мөмкинлекләрен булдыру өстендә эшләүче социаль эшмәкәрлек лабораториясе булдырылган. Шул рәвешле, үз бизнес-проектын булдырырга теләүчеләргә социаль эшмәкәрлек мәктәбе программасы эшләнгән. Социаль эшмәкәрлек лабораториясе ярдәме белән мондый мәктәпләр бүген Мәскәүдә, Төмән, Белгород һәм Әстерхан өлкәләрендә эшли.

Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы сайтында хәбәр ителә.