Балык Бистәсе районында Африка җәенен үрчетү заводын ачтылар

Яңа заводны ачу ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Бүген Балык Бистәсендә Африка клариев җәенен үрчетү заводын ачтылар. Предприятие елга 50 тонна балык үрчетүгә исәпләнгән, инвестицияләр күләме 12,2 млн сум тәшкил итте. Бу турыда Татарстан авыл хубалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Заводны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов катнашты. Юрий Камалтынов проектны гамәлгә ашырган инвесторларга рәхмәт белдерде. «Без, Казан халкы, Балык Бистәсенә һәрвакыт балык өчен килә идек, хәзер инде Африка җәене өчен килербез», — диде ул.

Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов яңа заводның ТАССРның 100 еллыгында эшли башлавын билгеләп үтте. «Ел ярым элек биредә җимерелгән элеккеге кирпеч заводы иде, ә хәзер яңа җитештерү объекты барлыкка килде. Тагын шунысы сөендерә, язга таба инвесторлар проектның икенче этабына керешәчәкләр, ул балык эшкәртү юнәлешендә була», — диде ул.

Балык Бистәсе районында Африка җәенен үрчетү буенча инвестиция проектын «Клариус» компаниясе гамәлгә ашыра. Завод 2018 елның көзендә төзелә башлый. Предприятиедә маймыч үрчетү өчен ике җайланма һәм ике товар җайланмасы урнаштырылган.

2020 елда шундый ук егәрле тагын ике товар җайланмасы сатып алу планлаштырыла. Завод территориясендә шулай ук быел сменага 2 тоннага кадәр балык чималы эшкәртү буенча цех урнаштыру күздә тотыла. Эшкәртелә торган балыкның яртысы «Клариус» ҖЧҖенең үзе җитештергән була, ә яртысы — балыкчылардан һәм республиканың башка аквакультура хуҗалыкларыннан алынган була.